#Фәнни полк. Җиһаншин Абдулла Абдрахман Улы
Без #фәнни полк акциясен дәвам итәбез һәм Казан дәүләт аграр университетыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны искә алабыз. Университетның ветераннар Советына һәм музейлар комплексы директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызына зур рәхмәт.
Җиһаншин Абдулла Абдрахман улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Чкалов танк училищесын тәмамлый. Танк ротасы командиры; үзйөрешле артиллерия дивизиясе дивизионы командиры. Танк гаскәрләренең майоры Җиһаншин А. А.сугышта авыр яралана. Бүләкләре: Кызыл Байрак, Александр Невский, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Кавказ оборонасы өчен»медале.
Казан авыл хуҗалыгы институтын бишле билгеләре белән генә тәмамлый. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, институтның үсемлекчелек кафедрасы мөдире. 85 яшькә кадәр институт студентларына лекцияләр укый. Династия дәвам итә: хәзер югары уку йортында Җиһаншиннарның Җидеенче буыны белем ала. #фәнни полк