Хиросима көне – Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне бөтен дөньяда ел саен 6 августта билгеләп үтелә

Little Boy («Малыш») дип аталган, тротил эквиваленты якынча 20 мең тонна уран заряды булган атом бомбасы АКШ Кораллы Көчләре самолетыннан 1945 елның 6 августында Япониянең Хиросима шәһәренә ташлана. Ул 600 метр биеклектә иртәнге 8 сәгать 15 минутта шартлаган. Ясалган удар нәтиҗәсендә 200 меңгә якын кеше үтерелгән, хәбәрсез югалган, нурланыш авыруыннан үлгән. Шартлау эпицентрыннан дүрт километр радиуста янгыннар күп сәгатьләр дәвам иткән. 12 квадрат километр мәйданда барлык корылмалар тулысынча җимерелгән.
10 елдан соң, 1955 елның 6 августында, Хиросимада атом һәм водород коралын тыю буенча беренче халыкара конференция уза. Ә 1985 елда Тын океанның көньяк өлеше атом-төш булмаган зона дип игълан ителә.
Хиросима массакүләм юк итү коралына каршы көрәш символы булды. Хиросима көне халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан ел саен Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне буларак билгеләп үтелә башлады.