«Яшел хуҗалык эшчесе» курслары
Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында «Яшел хуҗалык эшчесе»курслары үткәрелә.
Тыңлаучылар төрле стильдәге һәм төрле максатлардагы объектларда үсемлекләрне куллану үзенчәлекләрен зур игътибар белән өйрәнәләр. Уку барышында тыңлаучылар Казан объектларында эре үсемлекләр утырту һәм үстерү технологияләре белән танышалар.
Курслар төрле юнәлештәге РСО әгъзаларының, шулай ук Экология һәм урман эшендә белем алучы студентларның, булачак ландшафт архитекторларының игътибарын җәлеп итә.

