Һөнәргә юл: “5 разрядлы терлекче” программасы кызу бара!
19 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Казан дәүләт аграр университетының “Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе” базасында Россия студентлар отрядлары белән берлектә “5 нче разрядлы терлекче” белгечлеге буенча һөнәри белем бирү программасы дәвам итә.
Бу студентлар һәм яшь белгечләр өчен заманча белемнәрне һәм авыл хуҗалыгында реаль эш тәҗрибәсен берләштергән кирәкле һөнәр алу өчен уникаль мөмкинлек.
Курс тәмамлангач, барлык катнашучылар һөнәри белем турында таныклык алачак. Бу документ карьерада мөһим адым булачак һәм милли авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирәчәк.
💡 Россия студентлар отрядларында катнашучыларны һөнәри укыту Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына бушлай гамәлгә ашырыла.
