Студентларның Россия герое белән очрашуы
27 февральдә Казан дәүләт аграр университетында «Мин геройлар белән горурланам» проекты кысаларында студентларның Россия Герое Баксиков Рәсим Рәшид улы белән очрашуы узды
🔺 Сәламләү сүзе белән Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады
🔺 Очрашу ачык диалог форматында узды. Рәсим Рәшидович хәзерге дөньяда патриотизмның мөһимлеге турында сөйләде, студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук Россия герое безнең тарих музеенда булды, аның директоры Сибгатуллина Саимә Сәет кызы хөрмәтле кунагыбыз өчен кечкенә экскурсия үткәрде, аны университетыбызның тарихи мирасы белән таныштырды
🔺 Безнең уку йортына сәфәре өчен Баксиков Рәсим Рәшид улына зур рәхмәт белдерәбез. Сезне һәрвакыт күрергә шат булырбыз!







