«АГРОВОЛГА»  халыкара агросәнәгать күргәзмәсе

Павильонда, ачык мәйданчыкта һәм кыр форматында киң экспозицияле тармак форумы буларак үзен таныткан «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе 2024 елның 3-5 июлендә уза. Анда 15 меңнән артык АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы белгече һәм 400дән артык компания катнаша. «Казан Экспо» заманча күргәзмә үзәге территориясендә һәм аның тирәсендәге кырларда компанияләр АПКның төрле тармакларында үзләренең яңа эшләнмәләрен күрсәтәләр: авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү, авыл хуҗалыгында төзелеш һәм башка күп нәрсәләр. Шулай ук эшлекле программа да басылып чыкты.

Translate