«Агрономия» юнәлеше 4 курс студентларының производство практикасы хисапларын тыңлау

Казан ДАУның гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасында «Агрономия»юнәлеше 4 курс студентларының производство практикасы хисапларын тыңлау булды. Студентлар комиссиягә практика вакытында башкарган барлык эшләрен тәкъдим иттеләр һәм хуҗалыклардагы кайбер проблемаларны хәл итү өчен тәкъдимнәр бирделәр. Аларның күбесе инде аграр җитештерүнең төрле юнәлешләрендә эшли. Укуларын тәмамлагач, әзерлекле белгечләр буларак, алар илнең авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәбез. Комиссия студентларның яхшы әзерләнүен билгеләп үтте. Аларга укуларын уңышлы тәмамлау, алга таба профессиональ үсеш һәм барлык башлангычларда уңышлар телибез!