«АгроНТИ-2022» конкурсында катнашучылар музей-тыюлыкта булдылар
Ставрополь, Пермь крайларыннан, Саратов, Самара өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан «АгроНТИ-2022» конкурсының финал этабында катнашучылар «Иске Казан»дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында булдылар. Музей буйлап Экскурсия финалистларга кайчандыр Иске Казан урнашкан территориянең борынгы дөньясына кереп китәргә мөмкинлек бирде. Археологик экспозициядә мамонтның теш фрагменты, таш балта, Гун Казан (оригинал), Скиф бронза көзгесе һәм башкалар бар. Тарихның урта гасыр чоры белән Иске Казанның барлыкка килүе, үсеше һәм җимерелүе бәйле. Күп санлы археологик табылдыклар кайчандыр чәчәк аткан территориянең тормышы, көнкүреше һәм кораллануы турында сөйләде. Этнографик экспозиция төрле татар катламнарының тормышы һәм көнкүреше турында сөйләде, аларның тормыш эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштырды. Вакыт узу белән бу мавыктыргыч сәяхәт катнашучыларга белемле һәм кызыклы булды.





