«АгроНТРИ-2023» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

«ТатАгроЭкспо 2024» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Россиянең авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләре гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «АгроНТРИ-2023» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Николаевич Патрушев имзасы белән дипломнар һәм «Алтын көз 2023»Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе медальләре белән бүләкләү тантанасы булды. Татарстан командасы Агровет һәм ДоброПчел номинацияләрендә алтын медальләр, АгроКосмос, АгроМетео, Агророботлар һәм Агророверлар номинацияләрендә көмеш медальләр, Агрокоптерлар һәм АгроБио номинацияләрендә бронза медальләр алды. Мәктәп укучылары чарадан бик күп уңай эмоцияләр һәм авыл хуҗалыгы үсешенең заманча юнәлешләрен өйрәнүгә мотивация алдылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин һәм Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, университетның фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Кәлимуллин катнашты.

Translate