Агротехнология сыйныфлары укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды
Казан дәүләт аграр университетында «Профильле агротехнология фәннәрен укытуның эчтәлеге һәм методикасы»программасы буенча агротехнология сыйныфлары укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды. Укулар 6 ноябрьдә «Н. Э. Бауман ис. Казан ветеринария медицинасы академиясе институты» базасында көндезге форматта узды».
Курслар «АПКда кадрлар» федераль проекты, «Азык – төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында оештырылган һәм К.А. Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университеты төбәк партнерлары белән берлектә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы ярдәмендә эшләнгән.
Йомгаклау көне программасына түбәндәгеләр керде:
— төгәл игенчелектә мәгълүмат технологияләрен куллану
— биотехнологиянең, селекциянең һәм генетиканың заманча ысуллары
— терлекчелек нигезләре
— агрономиянең һәм үсемлекчелекнең төп аспектлары һ. б.
Чара йомгаклары буенча Казан ДАУның уку-укыту эше һәм цифрлаштыру проректоры Андрей Дмитриев укучыларның агросәнәгать комплексына карата кызыксынуын формалаштыруда педагоглар эшенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Программа катнашучылардан уңай бәя алды, алар укытучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
