«А»дивизионы Студентлар волейбол лигасы кызлары арасында финал уеннары

Казан ДАУның спорт комплексында 25 мартта ТР Студентлар волейбол лигасының «А» дивизионы (Кече Вузлар) кызлары арасында финал уеннары узды. Сайлап алу этабында Төньяк-Көнбатыш һәм Кама аръягы зонасының 11 командасы катнаша, анда финалга юллама уйнатыла.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ җыелма командасы чемпионатның бронза призеры булды.

Команданы һәм тренерларны котлыйбыз, алга таба җиңүләр телибез!