«Адымнар»полилингваль комплексы укучылары белән очрашу
14 ноябрьдә укытучылар, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов җитәкчелегендә, «Адымнар»полилингваль комплексы укучылары белән очрашты. Очрашу диалог һәм интервью форматында узды. Очрашуның темасы «Урманны экологик һәм икътисади максат белән торгызу»иде.
Балалар урманнарны яңадан торгызу буенча яңа белемнәрен практикада, урманда өстәмә белем бирү үзәгендә алдылар. Яшь экологларга орлыкларны утыртуга кадәр сакланырлык итеп әзерләргә, агач төрләрен сайларга, туфракның составын анализларга өйрәттеләр.


