Азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеге буенча Конкурс
Алексеевск районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеге буенча конкурс узды.
Комиссия составында конкурска авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Александрович Яшин, машина һәм җиһазлар кафедрасы мөдире Дамир Таһир улы Хәлиуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре килделәр.
Алар техниканың әзерлеген бәяләделәр, районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең машина ишегалларында булдылар, анда печән чапкычлар, комбайннар, тагылма агрегатлар, йөк машиналары һәм тракторлар әзерлек сызыгына куелган иде. Силос чокырлары һәм азык саклау өчен башка урыннар каралды.
Район предприятиеләренә югары бәя бирелде.