Акция#Фәнни полк. Советлар Союзы Геройлары, агрономия факультетын тәмамлаучылар турында

17 майда #фәнни полк  акциясе кысаларында агрбиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында студентларның т.ф. к., доцент Шәфигуллин Ф. Х. белән очрашу узды. Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру факультетын тәмамлаган, сугыш чоры баласы, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында үтемле итеп сөйләде. Бүгенге көнгә кадәр ул сугыштан соң үткән чордан авыртуларны сизеп яши. Әтинең яралануы, ачлык, салкынлык. Шәфигуллин озак еллар булачак белгечләрне тәрбияләп килә. Студентлар хезмәт ветеранының студент еллары турындагы хатирәләрен кызыксынып тыңладылар. Чара оештыручы, музейлар комплексы директоры Сибгатуллина С.С. яшь буынга Советлар Союзы Геройлары, агрономия факультетын тәмамлаучылар турында сөйләде.

Translate