Акция#Фәнни полк. Фәттахов Галимхан Мифтах Улы

Фәттахов Галимхан Мифтах улы 1933 елның 18 декабрендә ТАССРның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында крестьян гаиләсендә туа . 1936-1941 елларда  — Мамадыш шәһәренең «Агробаза» совхозында яшәгән . 1949-1953 елларда Красноярск тау техникумында укый. 1956 елда Томск хәрби училищесын тәмамлый. Белоруссиядә, Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. 1968 елдан 1973 елга кадәр Венгрия Халык Республикасында хезмәт итә. 1973 елда мотоукчылар полкы һәм дивизиянең сәяси бүлеге пропагандисты буларак Бийск шәһәренә (Себер ВО) җибәрелә. Читтән торып Казан дәүләт университетын (1968 ел) , 1975-1979 елларда –Новосибирск югары хәрби сәяси училищесында иҗтимагый фәннәр укытучысы. СССР Кораллы Көчләре ветераны, “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнгән, Интернациональ бурычны үтәгән өчен (1972 ел ). Казанга күчеп килгәч, КСЮИда һәм КСХИДА фәлсәфә кафедрасында ( 1980 ел) эшли . ). Хәрби тематика буенча 4 китап авторы.

Translate