Акция #Фәнни полк. Запускалов Александр Семенович
Запускалов Александр Семенович 1920 елның 9 октябрендә Татарстан АССРның Иске Шешминское Шереметьево (хәзерге Түбән Кама) районы Иске Чишмә авылында урта крестьян гаиләсендә туа. 1924 елда ТАССРның Чистай районы Каратай авылына күчеп килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1935-1938 елларда Чистай шәһәрендә фельдшер мәктәбен тәмамлый, тихоокеан Хәрби-Диңгез Флотына хезмәткә кызыл армияче итеп алына. 1939 елдан 1947 елга кадәр Тын океан Хәрби-Диңгез флоты частьларында һәм корабларында хәрби фельдшер һәм санитария хезмәте башлыгы буларак хезмәт итә. Медицина хезмәте капитаны исемендә отставкага чыга. 1947-1952 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган, Амур өлкәсендә галим-агроном булып эшләгән. 1952 елда КСХИ аспирантурасына, профессор А.В. Ватагинга игенчелек кафедрасына укырга керә. 1955-1959 елларда – “Утыз меңенчеләр арасында” Әгерҗе районының Чапаев В.И. исемендәге колхозның рәисе булып эшли. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1959-1960 елларда –ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, аннары укытучылар эшенә күчә: ассистент, өлкән укытучы, доцент, икътисад һәм оештыру кафедрарының мөдире. Икътисад-математика методлары һәм исәпләү техникасы кафедрасы мөдире булып эшли. 1961-1963 елларда – читтән торып уку факультеты деканы. 1967 елда –уку эшләре проректоры. 1972-1985 елларда – КСХИның авыл хуҗалыгы производствосы белән идарә итү кафедрасы мөдире, 1985-1988 елларда — шул ук кафедра доценты.
Бүләкләре: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне Җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен», В.И.Ленинның тууына 100 еллыгы уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре., “ВДНХ” медальләре, юбилей медальләре.
Чыганаклар: Казан ДАУ архивы. Р Фонды-926. Шәхси эш №12 (3313); Казан ДАУ музее. Экспозиция: Казан ДАУ: тарих һәм хәзерге заман. — Казан, 2012. – С. 33; «Халык батырлыгы»РФ МБ сайты.