«Алтын көз -2024» Бөтенроссия күргәзмәсендә фәнни эшләнмәләре, инновацияләре һәм басылган хезмәтләре өчен Казан ДАУ бүләкләнде

🥇 алтын медаль

– авыл хуҗалыгы культураларының генетик ресурслары белән идарә итү системасын эшләгәне өчен

– «Казан дәүләт аграр университеты хәбәрләре»

– «Русское поле-2024»  IX Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумын уздырган өчен

– «Регионның агроикътисадый системасының тотрыклы үсешен тәэмин итү теориясе һәм практикасы «монографиясен эшләгәне өчен

– «Татарстан Республикасы АПКсына стратегик анализ»фараз-аналитик материалы өчен

🥈 көмеш медаль

– Авыл хуҗалыгы культураларына су сибү срогын билгеләүнең цифрлы технологияләрен эшләгәне өчен

– Эре мөгезле терлекләрнең сөт продуктивлыгының генетик маркерлары полиморфизмын билгеләү ысулын эшләгәне өчен

– Тагылма сиптергечләр конструкциясен оптимальләштерүнең инновацион ысулын эшләгәне өчен

– Агротуризм объектларын броньлау буенча онлайн-сервис өчен

Казан ДАУ укытучыларын һәм хезмәткәрләрен котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

Translate