АРМРЕСТЛИНГ БУЕНЧА ЯРЫШЛАР НӘТИҖӘЛӘРЕ
26-27 ноябрь көннәрендә КФУ спорт комплексында Татарстан Республикасы югары уку йортларының армрестлинг буенча спартакиадасы узды. Җиңү өчен республиканың 12 югары уку йортыннан 132 спортчы көрәште, алар 3 комплект медаль уйнаттылар. Безнең студентлар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр!
Кәримов Дәүләтбәк (М151-03), Казан ДАУ командасы капитаны, үз авырлык категориясендә җиңү яулап, чемпион исеменә лаек булды !
Безнең команда икенче төркемдә мактаулы 2 урынны алды.
Без спортчыларыбызны һәм тренерыбыз Мануров Илгиз Минзаһит улын чын күңелдән котлыйбыз! Ирешелгән уңышларда һәм яңа спорт биеклекләрендә тукталып калмаска телибез!
