«АРТ»ҖЧҖ белән партнерлык килешүе имзалау

2023 елның 8 июлендә, 2023 елгы Бөтенроссия кыр көнендә, «Арт» ҖЧҖ компаниясе — Ростсельмашның рәсми дилеры һәм «Казан дәүләт аграр университеты»югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында партнерлык килешүе имзаланды. Партнерлык килешүенә Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев һәм «АРТ» ҖЧҖ директоры Радим Нияз улы Нурхаметов кул куйдылар. Килешү алдагы өч елга хезмәттәшлекнең һәм чараларның төп юнәлешләре исемлеген үз эченә ала.