Аспирантларыбызны урман хуҗалыгы өлкәсендә яшь галимнәрнең фәнни проектлары конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз!
2025 елның 24 октябрендә Мәскәүдә Россия урман музеенда яшь галимнәрнең урман хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Иң яхшылар арасында Казан ДАУ вәкилләре булуы белән горурланабыз! Талантлы аспирантларыбызга бүләкләрне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В. Советников һәм җитәкче урынбасары А. В. Панфилов тапшырды.
Казан ДАУнан җиңүчеләр:
Сибгатуллина Рәзилә Рөстәм кызы (урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 4 курс аспиранты) – «Урманнарны торгызу»номинациясендә 2 урын. Проектның темасы: “Булган ландшафтны бозмыйча чокырларга урман утырту”.
Усманов Салават Булат улы (Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 4 курс аспиранты) – «Урманнарны торгызу»номинациясендә 3 нче урын. Проектның темасы:«Урман үрчетү һәм биоэнергия ресурслары алу өчен гибрид топольләрне үрчетү».
Бу җиңүләр артында аларның фәнни җитәкчесе — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Мусин Харис Гайнетдин улының зур хезмәте һәм өлеше тора. Аның тәҗрибәсе, акыллы остазлыгы һәм ярдәме бу уңышның аерылгысыз өлеше булып тора.
Яшь галимнәребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да фәнни тикшеренүләрдә уңышлар телибез! Сезнең эшләр – Россия урманнарының киләчәгенә реаль өлеш кертү.
