Балтач районы Пыжмара урта мәктәбе укучылары өчен экскурсия
Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры Сержанов И.М., һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәрге белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Г. Р. һәм директор урынбасары Абрамова Г.В. балалар белән «Агроэкологик тикшеренүләр Үзәге» лабораториясендә булдылар. Молекуляр-генетик тикшеренүләр, микробиология һәм фитопатология, биология һәм үсемлекләр физиологиясе буенча уникаль лабораторияләр комплексы ничек эшләвен күрделәр. Экскурсиянең икенче этабы – «Август» АҖ-нең үсемлекләрне саклау буенча компьютер классында һәм «Агрохимия» белән «АММОНИЙ» АҖ-нең «Туфрак белеме»укыту лабораторияләрендә булу. Танып-белү экскурсияләреннән соң укучыларга уку йорты, аның казанышлары, уку формалары, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында кыскача мәгълүмат бирелде. Агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасының өлкән укытучысы Иванов Б.Л. Укыту-демонстрация үзәгендә экскурсия үткәрде.