БезБЕРГӘ #(МЫВМЕСТЕ) булганда көчлерәк #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенә 23 июньгә кадәр гариза бирергә өлгерегез!

Премия бер-берсенә ярдәм итүче миллионлаган кешене берләштерә, тирә-юньдәге дөньяны яхшырак һәм мәрхәмәтлерәк итә. #МЫВМЕСТЕ – ул бөтен дөнья буйлап битараф булмаган кешеләрнең берләшүе, иң яхшы практикалар һәм укыту һәм үсеш өчен нәтиҗәле кораллар.Премиядә кем катнаша ала?

Иреклеләр, остазлар, коммерциячел булмаган оешмалар, компанияләр, хакимият органнары.Юбилей сезонында – яңа номинацияләр һәм сезнең социаль проектларга ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр.«Тотрыклы киләчәк» номинациясе – табигатьне саклауга һәм әйләнә-тирә мохитне үстерүгә керткән өлеше өчен, «Игелек буыны» номинациясе -14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшьләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль проектларга ярдәм итү өчен. «Бергә көчлерәк» — дәүләт, коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы уртак социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен.

МХО (СВО) катнашучыларына ярдәм иткән һәм хәрбиләрне социализацияләү өчен бирелә торган «Безнең заман геройлары» номинациясе киңәйтелде,
– хәзер ул Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклау һәм ветераннарга ярдәм итү проектларын үз эченә ала. Премия җиңүчеләре нәрсә алачак?

Һәм тагын партнерлардан бик күп преференцияләр! Премиягә гариза бирегез. Мывместе.рф һәм үзегез турында бөтен илгә белдерегез!

Translate