Безнең хатын-кызлар волейбол командасыннан шәп яңалыклар!

19-21 март көннәрендә Казан ДАУ һәм РДУП спорт базаларында «Төньяк-Көнбатыш»зонасында Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасы ярышлары узды. Тренер, физик тәрбия кафедрасы доценты Елистратов Дмитрий Евгеньевич җитәкчелегендәге безнең хатын-кызлар җыелма командасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте!

8 команда арасыннан безнең кызлар 2 урынны алдылар, ТР Студентлар волейбол лигасының финал өлешенә чыгуны тәэмин иттеләр!

Бу бик зур казаныш, һәм без спортчыларыбыз белән горурланабыз! Командага финалда уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Translate