Бердәм тавыш бирү көненә бер айдан да азрак вакыт калды

2025 елның 14 сентябрендә узачак сайлаулар турында белергә кирәк, дип сөйлибез.
Бу көнне Татарстан Республикасы Рәисен, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын һәм Мәләкәс сайлау округында республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында 4 кандидат теркәлгән: Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия”), Виталий Смирнов (“Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе”), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ).
“Мобиль сайлаучы” сервисы эшли башлады — ул якындагы уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә. 10 сентябрьгә кадәр гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, МФЦ офисларында һәм территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин. 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр-Участок сайлау комиссиясендә (УСК).
Барлык борчыган сорауларны Үзәк сайлау комиссиясенең “Кайнар линия” телефоны буенча бирергә була: 8 (843) 292-84-33 яки 8-800-200-00-20.