«Беркем дә һәм бернәрсә дә онытылмаган!»

Россиядә 1-12 майда узачак «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясе старт алды. 2023 елдагы кебек үк, традицион йөреш үткәрелмәячәк, әмма акциягә теләсә кайсы кеше кушыла ала. Моның өчен Бөек Җиңүне якынайткан геройның фотосы гына кирәк.

Геройның фотосын матур итеп бизәр өчен, сайтта конструктордан файдаланырга мөмкин.

Казан дәүләт аграр университетында да «Үлемсез полк» акциясенә кушылырга һәм аны Механизация һәм техник сервис институты территориясендә уздырырга карар иттеләр.

Без барыбызны да Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында фотолар һәм мәгълүмат белән көтәбез. Мәгълүматны Механизация һәм техник сервис институтының 204 нче кабинетында кабул итәбез.