Бер картина тарихы яки алдау белән бәхеткә ирешеп булмый

Казан дәүләт аграр университеты тормышында мөһим вакыйга булды. «Мәдәният йорты» студентлар иҗат берләшмәсе тамашачыларга – студентларга, укытучыларга, хезмәткәрләргә һәм җитәкчелеккә «Бер картина тарихы» спектаклен уйлап тапкан, оештырган һәм тәкъдим иткән. Гаҗәп, әмма Закиров Арсен язган һәм куйган пьесада уңай геройлар юк диярлек. Бай булырга теләп, аларның һәрберсе бер-берсен алдап, бер-берсен яратмыйча трагикомедик ситуацияләргә эләгә. Безнең күз алдында ике гаилә тормышыннан күренешләр чагыла, аларда хәйләкәрлекне, алдауны акларга тырышу, ә максат бер – байлык алу. Бу гыйбрәтле хикәядә иң кызганычы – шушы гаиләләрдән кыз бала белән ир бала, алар бу тозактан гашыйк булу хисе аша чыга алырлар иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул мәхәббәт чын булмаган.

Сценарист, режиссер һәм яшь артистларга, ә бу безнең студентлар – Александр Васнецов ролендә Артем Козин, Елена Волкова ролендә Анна Березкина, Юлия Ершова – Анна Васнецова ролендә, Гөлдана Беисова  Екатерина Волкова ролендә, Ильяс Бикчуров – Андрей Васнецов ролендә, Алмаз Вәлиев – Виктор Волков ролендә, Сафина Диана – Феллистер Ман ролендә, Исенгулова Дарина – Новак Валентина Марковна ролендә, һичшиксез, күргәннәреңә һәм ишеткәннәреңә ышанмаска кирәклеген, ә иң мөһиме – алдауда бәхет төзү мөмкин түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтү мөмкин булды.

Translate