Билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә көмеш медаль Казан ДАУ студентында!
«Тулпар» СК аренасында зур вакыйга булды – яшьләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге! Иң көчлеләр исеме өчен 20 илдән, шул исәптән Алжир, Иран, Кытай, Россия һәм Урта Азия дәүләтләреннән 170 спортчы көрәште.
Казан дәүләт аграр университетының МһәмТСИ студенты Пахлавон Кыргызбоев үзен искиткеч күрсәтте һәм үз үлчәмендә көмеш медаль яулады!
Пахлавонны һәм аның остазы, тренеры Илгиз Минзаһит улы Мануровны бу зур уңышлары белән котлыйбыз! Безнең чемпион белән горурланабыз!
