Булачак агроспециалистлар белән һөнәри юнәлешле очрашулар

23-24 гыйнвар көннәрендә һөнәри юнәлеш бирү кысаларында югары сыйныф укучылары һәм ветеринария техникумы студентлары белән очрашулар узды. Чараларда Казан ДАУ һәм Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашты.

Делегация шулай ук Әлших мәктәбендә булды-агроклассның эше белән танышты һәм укучылар белән аралашты. “Аграр сектор-Татарстан Республикасы икътисадының бик кызыклы һәм актив үсә торган тармагы!

Шуңа күрә без бүгенге мәктәп укучыларын агровуз студентлары сафында, ә киләчәктә безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә зур теләк белән көтәбез!”- дип билгеләделәр оештыручылар

Translate