Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлау
Кадерле ветераннар, хөрмәтле студентлар һәм укытучылар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бу көн илебез тарихына халкыбызның батырлыгы һәм ныклыгы символы буларак мәңгегә кереп калды.
9 май көнне без Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган һәм башка дәүләтләр территорияләрен азат итүдә катнашкан, үз гомерләре бәрабәренә җиңү яулаган, киләчәк буыннарга тыныч күк йөзе бүләк иткән каһарманнарны искә алабыз. Бу – бөтенхалык тантанасы, милли горурлык һәм хәрби дан, хезмәт батырлыгы һәм Халыклар бердәмлеге көне.
Без һәм яшь буын, бүген ветераннарыбыз, аларның батырлыгы турында хәтер сакларга һәм истә тотарга гына түгел, ә бәлки бүген без бу истәлекне якларга да тиеш. Кызганычка каршы, бүген сугыш тарихын яңадан карарга һәм исәпкә алырга омтылышлар бар. Безнең ата-бабаларыбызның батырлыклары – безне яңа казанышларга рухландыручы, илебезнең чәчәк атуына һәм аның куәтен ныгытуга ярдәм итүче нәтиҗәле хезмәткә рухландыручы әхлакый юнәлеш. Безнең йөрәкләребез сугыш чорының һәм сугыштан соңгы яңарышның бөтен авырлыкларын кичергән кешеләр турындагы истәлекне мәңгегә саклар.
Мин сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим!
Ректор А. Р. Вәлиев