«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына»


Галиев Шәйхи Вәли улы, майор. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1926-1927 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты агрономия факультетының 1 курс студенты. К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
1931-1932 елларда – ассистент,
1941-1942 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтында икътисад һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен оештыру кафедрасы мөдире.
Бронядан баш тартып, фронтка китә. Ротаның политругы була, хәрби операцияләрдә катнаша. Берлинны штурмлауда катнашуы турындагы истәлекне Ш.Г. Галеев немец-фашист рейхстагы бинасы диварында: «Казаннан Капитан Ш. Г. Галеев Берлинны штурмлауда катнашты», – дип язып калдырган. Сугышчан бүләкләре бар: Кызыл Йолдыз ордены», «Берлинны алган өчен».
Музей фондында материаллар коллекциясе, шул исәптән гимнастерка, котелок һәм сугыш каһарманы кулъязмасы саклана.
Университетның тарих музеена рәхим итегез!