Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына

Шәмсетдинов Гали Нурулла улы – Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, 1936 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Танк ротасы командиры, «Тигр» һәм «Пантера»танклары белән коралланган дошман өстен булуга карамастан, сугыш барышында үз ротасын салкын кан белән атакага алып бара. Шәхсән үзе үзенең экипажы белән 4 немец «Тигр» танкын һәм 80 гә якын дошман солдатын юк итте.

1944 елның 22 июнендә Гамулец авылы янындагы сугышта, контратаканы кире кагып, Гали Нурулла улы каһарманнарча һәлак була.

Казан дәүләт аграр университеты музеенда геройга багышланган экспозиция саклана.

Translate