«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына»рубрикасы

Бобровская Надежда Ивановна, майор.

Бөек Ватан сугышында катнашкан.1942-1944 елларда Көньяк-Көнбатыш фронтта сугыша, Сталинград өчен сугышта катнаша.

1944-1963 елларда-Татарстан АССР НКВД майоры.

1966-1975 елларда — паспортистка, хәрби бурычлыларны исәпкә алу буенча кадрлар бүлеге инспекторы, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетының сәркатибе.Сугышчан бүләкләре бар: «Сталинград оборонасы өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен»медальләре.

Ветеран истәлекләреннән:

“Сугыш вакытында лейтенант А.Наумовның танкы бәреп төшерелгәч, сугыш кирәк-яраклары бетте, гитлерчылар безнең танкистларны әсирлеккә алырга маташтылар, ләкин берни эшли алмадылар. Гитлерчылар танкка бензин сиптеләр һәм ут төрттеләр”.

Экипаж командиры, механик-йөртүче П.Смирнов, орудие командиры П.Нарицын, радист Н. Вялых батырларча һәлак булдылар. Аларның барысына да үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.Казан дәүләт аграр университеты музейларына рәхим итегез!

Translate