«Волга суднолар компаниясе»ҖЧҖнең ике уку сыйныфын ачу

26 декабрьдә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис институтында «Волга суднолар компаниясе»ҖЧҖнең ике уку сыйныфы ачыла.

Сыйныфларда өстәмә һөнәри белем бирү кысаларында су транспорты белгечләрен әзерләү, алга таба эшкә урнашу һәм карьера үсеше башкарылачак.

Сыйныфларны ачу тантанасында: Айрат Вәлиев – Казан ДАУ ректоры, Рафис Шингараев – «Волга суднолар компаниясе» компаниясен оештыручы, Альбина Ергулбаева – «Волга суднолар компаниясе» компаниясенең генераль директоры, Рушан Булатов – «Волга суднолар компаниясе» генераль директорының флот урынбасары, Андрей Дмитриев — укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоры, Владимир Медведев механизация һәм техник сервис институты директоры.