#ВремяГагарин #Зазвездами онлайн-флешмобына кушылыгыз!
65 ел элек Юрий Гагарин кешелеккә Космоска юл ачкан һәм мөмкин булмаганның мөмкин булуын исбатлаган.
Космонавтика көне хөрмәтенә Россиядә беренче тапкыр «Космос атналыгы»узачак. Без беренче космонавт батырлыгын бергәләп искә төшерү һәм бер-беребезне яңа казанышларга илһамландыру өчен флешмоб җибәрәбез!
Ничек катнашырга?
Постны социаль челтәрләрдәге битләрегездә яки оешманың рәсми каналларында бастырыгыз.
Гагарин батырлыгының сезнең өчен нәрсә аңлатканын сөйләгез яки йолдызлар турындагы хыялыгыз белән уртаклашыгыз.
Времягагарин #ЗаЗвездами хештегларын өстәгез.
Эстафетаны дусларыгызга һәм хезмәттәшләрегезгә тапшырыгыз!
Катнашу вариантлары:
Космик темага яраткан фото яки арт белән уртаклашыгыз.
Гагарин шәхсән сезне илһамландыруы турында кыска гына видео яздырыгыз.
Космоска бәйле хыялларыгыз турында зур булмаган пост языгыз.
Тематик рәсем яки комикс ясагыз һәм аны флешмоб хештеглары белән бастырыгыз.
Әйдәгез бергәләп интернетны илһам һәм мөмкин булмаганнарга ышаныч белән тутырыйк! Безнең һәркайсыбыз йолдыз була ала бит!

