Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш районыннан күркә ите җитештерүче Елена Нигъмәтҗанова фермер хуҗалыгының үзенә нинди роль уйнавы һәм аның гаилә әгъзаларының эшкә ничек җәлеп ителүе турында сөйләде

«Безнең фермер хуҗалыгы башта гаилә проекты буларак барлыкка килде. Без күркә үстерә башладык, беренче чиратта, балаларыбызның табигый фермер продукциясен өстәмәләрсез һәм буяуларсыз куллану өчен. Иребезнең фермер хуҗалыгы идарәсендә күпьеллык тәҗрибәсе безнең производствоны уңышлы эшләтеп җибәрергә һәм киңәйтергә мөмкинлек бирде», – дип хәбәр итте Россия авыл хуҗалыгы банкның «Фермер мәктәбе»белем бирү проектын тәмамлаучы.

Нигъмәтҗановлар гаиләсендә дүрт бала бар, аларның һәрберсе фермер хуҗалыгы эшенә җәлеп ителгән. Кече балалар фермада ярдәм итәләр, олырак балалар оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр һәм сатып алучылар белән аралашалар.

«Без республика ярминкәләрендә генә түгел, халыкара күргәзмәләрдә дә катнашабыз. Олы кызыбыз инглиз һәм гарәп телләрен белә. Аның лингвистик белеме безгә чит ил кунаклары белән элемтәгә керергә ярдәм итә. Чараларга килүчеләрнең, бигрәк тә чит илләрдән килүчеләрнең безнең продукция турында шулкадәр тәмләп сөйләүләре бенең куңелгә хуш килә», – дип хәбәр итте фермер.

«Гаилә фермасы – безнең тормыш. Якыннар һәм туганнар биргән ярдәм белән теләсә кайсы тауларны борып була», – дип сөйләде Елена Нигъмәтҗанова.

Translate