Галимнәр Россия мәктәпләрендә дәресләр үткәрәчәк!

Беренче авыздан фәнни тикшеренүләр турында белү дәреслекләргә караганда күпкә кызыклырак. Россия «Белем»  җәмгыяте укучыларны хәзерге вакытта безнең илдә фән булдыручылар белән таныштырырга әзер.

8 февральдән Россиянең барлык мәктәпләрендә «Галимнәр – мәктәпләргә»дигән агарту акциясе старт ала. Илнең иң инициативалы яшь галимнәре биология, химия, физика һәм башка фәннәр буенча урта мәктәп укучылары өчен ачык интерактив дәресләр үткәрәчәкләр.

Мәктәпләр өчен бу белем бирү процессын күптөрле итүнең, балаларны фән белән мавыктыруның һәм булачак карьера өчен мөмкин булган юнәлешне күрсәтүнең яхшы ысулы.

Галимнәр өчен бу – россия «Белем» җәмгыятенең даими лекоры булу һәм ил буенча даими чыгыш ясау, «Галим сөйли» проектының киләсе этапларында катнашу һәм Сочидагы яшь галимнәрнең Халыкара конгрессына эләгү мөмкинлеге.

Әгәр дә сез галимне мәктәпкә чакырырга әзер булсагыз, монда язылыгыз:

https://znanierussia.ru/events/uchenyj-v-shkole-dlya-shkol-1313

Әгәр дә сез галим булсагыз һәм интерактив дәрес үткәрергә телисез икән, монда язылыгыз:

https://znanierussia.ru/events/uchenyj-v-shkole-dlya-uchenyh-1314
Translate