Гандболда зур җиңү!

17 мартта «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасының студентлар гандбол лигасы кысаларында КФУ һәм Казан ДАУ командалары арасында гандбол буенча стыковка матчы узды.

Йомгаклау исәбе: 9:34 университетыбыз җыелмасы файдасына. Бу җиңү ярышларның финал өлешенә чыгу мөмкинлеге бирде.

Ышанычлы уен һәм яхшы нәтиҗә финалга юл ача, анда безнең спортчылар яңадан көч һәм осталык күрсәтә алачак
Спортчыларыбызны котлыйбыз! Алга яңа җиңүләргә!

Translate