«Геном технологияләрен кулланып үсемлекләрне биологик яклау» I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 10-11 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Геном технологияләрен кулланып үсемлекләрне биологик яклау» I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференцияне ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Садыйков Ирек Әнвәр улы белә фәнни эш һәм циффрлы трансформация буенча беренче проректор-проректор Җиһаншин Булат Госман улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Директор Сержанов Игорь Михайлович үз чыгышында агробиотехнология һәм җирдән файдалану институтының заманча торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде, заманча игенчелек өчен конференция тематикасының актуальлеген ассызыклады.

Пленар утырышта ТР ФА әгъза-корреспонденты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы мөдире Сафин Радик Ильяс улының, Россия Фәннәр Академиясе Казан фәнни үзәгенең ФИЦ микробиологик һәм молекуляр-генетик алымнар лабораториясе мөдире Вәлидов Шамил Җәүдәт улының, «Биопрепаратлар» ҖЧҖ директоры  Ибәтуллина Римма Петровна, «Россельхозцентр» ФДБУның Россия авыл хуҗалыгы үзәге Федераль дәүләт бюджет учреждениесеТатарстан Республикасы  филиалы биопрепаратлар җитештерү башлыгы Габдрахманова Айгөл Васил кызы һәм башка катнашучыларның докладлары аеруча кызыксыну уятты.

Конференция программасына «Үсемлекләрне биологик яклауның хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары», «Үсемлекчелек өчен яңа биологик препаратлар эшләүдә геном һәм биотехнологияләр», «Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү агротехнологияләрендә биопрепаратлар һәм биостимуляторлар куллануның нәтиҗәлелеге», «Үсемлекчелек өчен биопрепаратлар җитештерү технологияләре», «Авыл хуҗалыгы культураларын һәм микроорганизмнарны кушып селекцияләү»секция утырышлары кертелде».

Секция утырышларында АПК өчен актуаль темаларга докладлар яңгырады: үсемлекләрне биологик яклауның төрле системаларының төрле авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруга йогынтысы, биоагентларны оптимальләштерү коралы буларак микроорганизмнарның фенотипик тотрыклылыгы, минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен эндофит микроорганизмнар нигезендә биологик препаратлар куллану перспективалары, үсемлекчелек өчен биопрепаратлар җитештерү системасын модельләштерү, Татарстан Республикасы Кама алдындагы шартларда яфраклы микозларга чыдамлылыкка каршы торуга Сабан йомшак бодайның төрле генотипларын бәяләү белән биологик яклау перспективалары һәм башкалар.

Йомгак ясап, конференциядә катнашучылар үсемлекләрне биологик яклау өлкәсендә фәнни һәм практик эшне дәвам итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Translate