«Дуван бакчаларына» бару: фермер мәктәбе гамәлдә
5 ноябрьдә «Фермер мәктәбе» курсына йөрүчеләр Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Татар Саплыгы авылына белем бирү сәфәре кылдылар. Визитның максаты-«Дуван бакчалары»авыл хуҗалыгы кулланучылар тәэмин итү-сату кооперативы эшчәнлеге белән танышу.
Әлеге кооператив актив фермерларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны берләштереп, 2020 елдан бирле уңышлы эшли. Бакчаның гомуми мәйданы үзенең масштабы белән таң калдыра-якынча 600 гектар. Биредә алма агачлары үрчетү һәм төрле культуралар: җиләк, кура җиләге, кара карлыган үстерү белән шөгыльләнәләр. Әзерләнгән продуктларга өйдә җитештерелгән хуш исле кайнатма керә.
Кооператив рәисе Хәйруллин Альфред Ихтирам улы хуҗалык эшчәнлеген актив үстерә. Мичуринскида югары сыйфатлы үсентеләр сатып алуга аерым игътибар бирелә. Үз питомнигын булдыру буенча актив эш алып барыла, анда кызыксынучы сатып алучыларга сату өчен үсемлекләрнең үз сортларын үстерү планлаштырыла.
Якын арада җитәкчелек 1000 тонна сыйдырышлы алма саклау урыны янында урнашкан эшкәртү цехы төзүне планлаштыра. Бу продукция җитештерүне арттырырга һәм аның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Белем бирү программасында катнашучылар кооперативның әйдәп баручы белгечләре белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек алдылар. Алар тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җентекләп җаваплар бирделәр, кыйммәтле тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм яшь аграрийларга файдалы киңәшләр бирделәр.
Мондый тәҗрибә уртаклашу булачак аграрийлар арасында яңа идеяләр һәм уңышлы проектлар үстерү өчен менә дигән старт булачак!

