Дәүләт башлыгының «Кояш бүләге»(«Солнечный дар») теплица комплексы хезмәткәрләре белән очрашуы

Ставрополь краеның Солнечнодольск бистәсендә Владимир Путин «ЭКО-культура» агросәнәгать холдингының «Кояш бүләге»теплица комплексында булды һәм предприятие хезмәткәрләре белән әңгәмә корды.

Дәүләт башлыгы «ЭКО-культура» агросәнәгать холдингы Директорлар советы рәисе Александр Рудаков озатуында помидор, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, яшелчә җыю өчен роботны, шулай ук тарату-сортировкалау цехын карады.

«Кояш бүләге» теплица комплексы ел әйләнәсе җитештерү циклына ия һәм ябык грунтта яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә. Предприятие төзелеше 2016 елда башланган, соңгы (дүртенче) чират 2023 елның октябрендә эшли башлаган. Комплексны булдыруга инвестицияләрнең гомуми суммасы 37,9 миллиард сум тәшкил итә.

Тикшерү тәмамлангач, Владимир Путин «Кояш бүләге» теплица комплексы хезмәткәрләре белән төшке аш вакытында сөйләште.