«Дәүләт муниципаль идарә» юнәлеше студентлары өчен SMM-белгеч лекциясе

2022 елның 26 апрелендә «Хакимият органнарында җәмәгатьчелек белән элемтә» дисциплинасы буенча «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше беренче курс студентлары алдында SMM-белгеч Яппарова Диләрә чыгыш ясады.

Диләрә социаль челтәрләрдә төбәкнең эре брендлары аккаунтларын алып бара. Ул һөнәр серләре турында сөйләде, төрле социаль челтәрләрдә аккаунтларны алып бару үзенчәлекләре турында мәгълүмат белән уртаклашты һәм студентларга алган белемнәрен исәпкә алып профиль исеме астында урнашкан текст блогын («үзе турында») тутырырга бирде.

Очрашуны кафедра укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы һәм беренче курс студенты Галимова Алинә оештырды.

Translate