Дәүләт флагын алып чыгу һәм күтәрү тантанасы!

Дәүләт флагын алып чыгу һәм күтәрү тантанасы – безнең тормышыбызны милли горурлык һәм бердәмлек белән тутыручы тантаналы вакыйгаларның берсе.

Казан дәүләт аграр университетында Белем көненә багышланган тантаналы линейка нәкъ менә шушы чарадан башланды.

Тантананың мөһим өлеше булып безнең югары уку йортының флаг йөртүче студентлары тора:

Бикмөхәммәтов Илсаф  – агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 4 курс студенты, университетыбызның «Якын» Волонтерлар штабы җитәкчесе, «Россия – ОИС»Халыкара яшьләр лагерен оештыручы һәм катнашучы;

Габдрахманова Аделя – агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 3 курс студенты, “Россиянең Яшь Агролидерлары” Бөтенроссия конкурсы финалисты, АгроМТИ Бөтенроссия конкурсы проектлары менеджеры, Талантлар Университетының лидерлык программасында һәм «Ел таланты – 2023»премиясендә катнашучы;

Гарифулинна Луиза Заһид кызы – агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 3 курс студенты, Бөтенроссия Бию олимпиадасының 1 дәрәҗә лауреаты, дикрим team бию коллективында катнашучы, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат;

Әхмәт шаһ Мөхәммәт-Йосыф – Механизация һәм техник сервис институтының 3 курс студенты, безнең университетның баскетбол командасы капитаны, 2023 елгы АСБ фест чемпионы.

Бу безнең университетның зур горурлыгы! Без студентларыбыз белән горурланабыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!