«Ел студенты — 2023» конкурсы презентациясе

31 октябрьдә тулай торакның актлар залында Студентлар лигасы вәкиле белән очрашу узды. Ул Елның иң көтелгән вакыйгасы – «Ел студенты-2023» конкурсы турында тәфсилле презентация үткәрде!

Бу конкурста һәр студентның үз талантларын, казанышларын һәм шәхси сыйфатларын күрсәтү өчен уникаль мөмкинлеге бар. Ул безнең студентлар җәмгыятьләренең күпкырлылыгын чагылдырырга һәм һәрберебезнең шәхесен ассызыкларга тиеш.

«Ел студенты — 2023» булу мөмкинлеген һәм университет тарихында үз эзеңне калдыруны кулдан ычкындырма!