«Заманча аграр икътисад: инновацион үсеш концепцияләре һәм модельләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе
6 мартта икътисад институтының утырышлар залында икътисад фәннәре докторы, профессор Леонид Михайлович Рабиновичның 90 еллыгына багышланган II Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция кысаларында аграр икътисадның актуаль мәсьәләләре, шулай ук тармакның инновацион үсеш перспективалары һәм мөмкинлекләре тикшерелде. Конференция галимнәр һәм студентлар арасында тәҗрибә, белем алмашу өчен мәйданчык булды. Бу, һичшиксез, икътисадның аграр секторын алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.





