«Зоотехния»профиле буенча III Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре

6 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр К.и. Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологияләр академиясе базасында «Зоотехния»профиле буенча III Бөтенроссия олимпиадасы узды. Илебезнең барлык почмакларыннан Урта һөнәри учреждениеләрнең һәм югары уку йортларының иң яхшы студентлары үзләренең тирән белемнәрен һәм уникаль һөнәри осталыкларын күрсәтү өчен бергә җыелдылар.

Казан ДАУның «Н. Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтыннан «Зоотехния» юнәлешенең дүртенче курс студентлары Васина Еения һәм Козина Виктория чыгыш ясадылар. Алар олимпиаданың барлык сынауларын да уңышлы үтеп, югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм профессиональлек күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары буенча югары уку йорты студентлары арасында җиңүчеләр игълан ителде:

Беренче урынны К.И. Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологияләр академиясеннән Валерия Осипова яулады.

Икенче урынны Башкорт дәүләт аграр университетыннан Максим Яковлев алды.

Өченче урынны Казан ДАУның « Н Э..Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтыннан Виктория Козина алды.

Студент кызларыбызны бик яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

Translate