«Игелекле аграр» хәйрия акциясе

«Хакимият органнарында җәмәгатьчелек белән элемтә» дисциплинасы кысаларында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше икенче курс студентлары укытучы Сафиуллин Нияз Азат улыннан мөстәкыйль рәвештә ярдәмгә мохтаҗ кешене табу, хәйрия акциясе логотибын эшләү, сувенир продукция ясау һәм видеоролик әзерләү бурычларын алдылар.

11 октябрьдә студентлар Казан дәүләт аграр университеты укытучылары һәм студентлары алдында «Игелекле аграр» хәйрия акциясе белән чыгыш ясадылар. Алар видеоролик күрсәттеләр һәм акциядә катнашучыларга логотип стикерлары тапшырдылар. Акцияне оештыручылар укытучыларга һәм студентларга Камиләгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәләр. Тиздән алар башкарылган эшләр турында хисап әзерләячәкләр.

Translate