Игътибар! Мошенниклыкның яңа төре
Сезгә янәсе Федераль салым хезмәтеннән бурычлар турында хәбәр итү һәм салымнарны ашыгыч рәвештә түләүне таләп итүче электрон хатлар килергә мөмкин. Моның өчен сездән QR-код буенча күчүне сорыйлар. Моннан тыш, мондый хатлар хәтта уку йортларының рәсми затларыннан да шикле бергәлекләргә яки ресурсларга кушылырга киңәшләр белән таратылырга мөмкин.
Сак булыгыз! Мондый QR – кодлар еш кына җинаятьчеләр ясаган ялган битләргә алып бара. Анда сездән шәхси мәгълүматларны кертергә сораячаклар, шул исәптән паспорт һәм банк реквизитларын да кертеп. Ничек сакланырга?
- Салымнар турындагы барлык мәгълүматны Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинеты аша гына тикшерегез
- Беркайчан да шикле хәбәрләрдән QR-кодлар буенча күчмәгез.
- Бернинди очракта да таныш булмаган сайтларда конфиденциаль мәгълүмат кертмәгез.
Уяу булыгыз, акчагызны һәм шәхси мәгълүматыгызны саклагыз!
Танышларыгыз һәм якыннарыгыз арасында мөһим мәгълүмат таратуны хуплагыз.
