Идел буе дәүләт технология университеты (Йошкар-Ола)җыелма командасы белән баскетбол буенча иптәшләрчә матч
Практика, практика һәм тагын бер тапкыр практика…
«Казан» РИТҮ һәм «Идел буе-Урал» Студентлар баскетбол ассоциациясе яңа сезоны алдыннан безнең команда актив тренировкалар үткәрә. Әйе, хәтта ял көннәрендә дә.
Якшәмбе көнне «Иске Тулпар»да без Йошкар-Оладан, Идел буе дәүләт технология университеты җыелма командасыннан, «Идел буе-Урал» Студентлар баскетбол ассоциациясендә катнашучы кунакларны кабул иттек. Без егетләр белән иптәшләрчә матч уйнадык, ә аннары «Уникс-Ениисей»ВТБ Лигасы ачылу матчына бергәләп бардык.
Безгә бергә уздырган вакыт бик ошады. Бу спорт кешеләрне якынайтуның ачык мисалы! Киләсе очрашуны көтик!
