Идел буе федераль округы буенча «Икътисад» һәм «Менеджмент» номинацияләре буенча иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының икенче этабы

2024 елның 18-19 апрелендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе базасында 2024 елда Россиянең аграр белем бирү һәм фәнни оешмаларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Икътисад», «Менеджмент» – студентлар арасында һәм «Икътисад» – аспирантлар һәм яшь галимнәр арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының икенче этабы үткәреләчәк.

2024 елның 13 апреленә кадәр гариза (конкурсны оештыру һәм үткәрү буенча киңәшләрнең 3.1 кушымтасы) һәм конкурс турында нигезләмәгә ярашлы рәвештә документларны электрон почтага җибәрергә кирәк smu.kgau@mail.ru.   Конкурс көндезге форматта узачак.

Конференциянең эш программасы:

2024 елның 18 апреле:

08.00 – катнашучыларны теркәү;

09.00 – «Икътисад» номинациясе комиссия утырышы һәм студентларның конкурс эшләрен карау (студентлар арасында);

14.00 – «Икътисад» номинациясе комиссия утырышы һәм конкурс эшләрен карау (аспирантлар һәм яшь галимнәр арасында).

2024 елның 19 апреле:

8.00 – «Менеджмент»номинациясе комиссия утырышы һәм конкурс эшләрен карау.

Контакт кешесе  – э.ф.к.., доцент Сафиуллин Илнур Наилевич: тел. моб. +7 927 0332934, e-mail: sin.ek.09@mail.ru.