Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты»Халыкара тарихи акциясендә катнашырга чакырабыз
Хөрмәтле Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләре! Сезне 27 апрельдә Механизация һәм техник сервис институтының актлар залында 11:00 сәгатьтә узачак Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акциясендә катнашырга чакырабыз .
«Җиңү диктанты» яшьләрдә, шулай ук Россия һәм чит ил гражданнарында үткән вакыйгаларга кызыксыну уятуга, тарих буенча белемнәрен тикшерергә һәм ата-бабаларның батырлыгы турында яңалык белергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән.